news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарында биш телдә аудиогидлар барлыкка килде

Турист кирәкле телне үзе сайлап ала.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Казан урамнарында татар, рус, инглиз, испан, кытай телләрендәге аудиогидлар барлыкка килде. Турист кирәкле телне үзе сайлап ала. Бу турыда "Вести Татарстана" телеканалы хәбәр итте.

Әлегә аудиогидлар Казан үзәгендәге объектлар турында гына сөйли. Тыңлау өчен, смартфонда кодлар сканлый торган кушымта булырга тиеш. 

Татарстан башкаласындагы 20 объект бу гидка кергән. Киләчәктә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре өчен дә аудиогидлар булдыру планлаштырыла, дип әйтә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100