news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарында 250 машина кар чистартачак

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3 тоннадан артык кар чыгарылган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуга 254 махсус машина һәм 432 юл эшчесе чыгачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл хезмәтләре кар һәм бозлавык белән көрәшә. Узган тәүлек эчендә Казан юлларыннан 3 тоннадан артык кар чыгарылган, шулай ук 206 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Эшләрне 502 махсус техника берәмлеге ярдәмендә 487 кеше башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot