news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарында 200 тирәсе машина кар чистарта

Татарстанда аз-азлап кар яву дәвам итә.

Казан урамнарында 200 тирәсе машина кар чистарта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан урамнарында 191 махсус машина кар чистарта һәм бозлавыкка каршы эш алып бара. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Моннан тыш, Казан урамнарында кар чистартуда 335 юл эшчесе хезмәт куя.

Кичә урамнары юлларында бозлавыкка каршы матдә белән эшкәртүдә һәм кар чистартуда 364 юл эшчесе һәм 304 махсус техника катнашкан.

Татарстан башкаласында юлларга 522 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 66 тонна реагент сибелгән.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълуматлары нигезендә, хәзер Казанда һава температурасы 3 градус салкын. Шәһәрдә кар ява.

Синоптиклар элек Татарстан халкын юлларда бозлавык булачагы, буран һәм өермәле җил көтелүе турында кисәткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100