news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарына кар чистартучы роботлар чыкты

Казан урамнарына тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын җыештыру өчен сигез роботлаштырылган машина чыккан. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

«Алар гадәттә кул белән җыештырыла торган тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын чистарта», - диелә хәбәрдә.

Хәзер машиналар шәһәрнең төрле урамнарында тест режимында эшли. Комитетта предприятиеләрдән кире элемтә көтәләр, киләчәктә роботлар юл хезмәтләренең ышанычлы ярдәмчеләре булыр, дип көтелә.

Комитетта шулай ук узган тәүлектә Казанда 5,3 мм явым-төшем булуын билгеләп үттеләр. Кар чистарту эшенә 210 берәмлек техника һәм 274 юл эшчесе чыккан.

Видео: Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot