news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарын кар басты, 268 берәмлек техника җыештырырга чыкты

Казанда кар яву һәм буран чыгу сәбәпле, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. 556 юл эшчесе һәм 268 берәмлек махсус техника җыештырырга чыккан. Узган төндә шәһәр урамнарыннан 2295 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 364 тонна реагент һәм 282 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкарылган эшләр турында һәр район хисап тотты. Шулай итеп, юлларны җыештыру фотохисабын шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе куйды. «Юл хезмәтләре эшли, юлларны, тукталышларны, тротуарларны кардан чистартабыз. Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булуын сорыйбыз. Һава шартлары начарлану киләсе атна башында да көтелә», - диелә администрациянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Фото: © Вахитов һәм Идел буе районнары матбугат хезмәте

Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә төнлә кардан арындыру эшләрендә 30 берәмлек техника катнашты. «Хәзер эшчеләр юлларны, урамнарны һәм ишегалларын чистарту һәм бозга каршы эшкәртү эшләрен дәвам итә», - дип хәбәр итте район администрациясе матбугат хезмәте.

Юлларны җыештыру урыныннан фотоларны шулай ук Совет районы администрациясе дә күрсәтте.

Искәртик, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ялларда Татарстан җепшек карлы буран була. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, киләсе эш атнасы башында шундый ук һава торышы - буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә.

 

Фото: © Мәскәү һәм Киров районнары матбугат хезмәте

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100