news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарын ике йөзләп махсус машина бозлавыкка каршы матдә белән эшкәртә

Казанда 326 юл эшчесе юлларны кардан арындыра.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Казан урамнарын 175 махсус машина бозлавыкка каршы матдә белән эшкәртә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлларны бозлавыкка каршы матдә белән эшкәртүгә щеткалы 53 трактор, 35 КДМ, “Бошунг” 22 КДМ, 20 фронталь төягеч һәм “Барсик” МКСМ, шулай ук башка төр техника тартылган.

Моннан тыш, Казанда 326 юл эшчесе юлларны кардан арындыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot