news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казан урамнарының исемнәрен карап чыгарга кирәк әле

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында Казан урамнарының исемнәре турында мәгълүмат урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде.

«Казан урамнарына танылган шәхесләр, тарихи вакыйгалар белән бәйле төрле атамалар бирелә. Шул урам исемнәрен QR-кодлар ярдәмендә өч телдә аңлата торган мәгълүмат урнаштырылса, туристлар өчен генә түгел, татарстанлылар өчен дә файдалы булыр иде», – диде ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина.

Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә бу мәсьәлә буенча уйларга кушты. «Туристлар йөри торган урамнарда булса да, QR-кодлар ярдәмендә яки бүтән төрле итеп урам исемнәре турында аңлатмалар куйсак, безгә рәхмәт әйтүчеләр булачак. Булган урамнарның исемнәрен карап чыгарга кирәк әле. Яңа урамнарны кем исеме белән атыйбыз...» – диде республика Рәисе.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да үз фикерен әйтте. «Безнең Гаяз Исхакый Тукай белән янәшә торган зур шәхес. Аның исемендәге урам базар артында кечкенә генә бер урам. Ә Париж коммунасы дигән урам бар, аның безгә нинди катнашы бар?!» – ди Ркаил Зәйдулла.

«Ашыгып эшләргә ярамый. Ул эшне акыл белән, уйлап эшләргә кирәк. Урам кемгә багышланган, андый мәгълүмат булса, кызык булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot