news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнары буйлап төнге музыкаль автобус йөриячәк

“Kazan music bus”ны тавыш системасы, кухня һәм экскурсияләр үткәрү өчен җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Быел 10 июньнән Казан урамнары буйлап йөриячәк төнге музыкаль автобус - заманча тавыш системасы, кухня һәм экскурсияләр үткәрү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән “Kazan music bus” йөриячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Гадәти булмаган транспорт төре 25 – 30 кешегә каралачак. Әлеге автобуста тәмле итеп сыйланырга һәм музыка тыңларга гына түгел, Казанның төп тарихи урыннарын, үзәген карарга мөмкин булачак, дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова.

Казан урамнары буйлап төнге музыкаль автобус 25 июльгә кадәр йөриячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot