Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан урамнары буйлап Россиядә беренче булган велорикша - китап сату арбасы йөриячәк
Татарстан китап нәшрияты проекты Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башланып китте.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Бүгенге көннән Казан урамнары буйлап гадәти булмаган китап сатучы йөриячәк. “Книгорикша”, ягъни “китап арбасы” проектын Татарстан китап нәшрияты Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башлап җибәрде.
Аның башлангычы Лядский бакчасында булды. Велосатучы киштәсендә төрле китапларны күрергә була. “Татар-информ” корреспондентына нәшриятның коммерция директоры Илдар Хөснетдинов сөйләвенчә, балалар өчен, тарих, матур әдәбият, татар милли ризыклары, татар классиклары һәм башка төр басмаларга ихтыяҗ зур.
“Әлеге идея ел ярым элек туды. Безнең генераль директор Илдар Сәгъдәтшин велорикша һәм китаплар белән бәйле проект эшләргә тәкъдим итте. Шулай итеп, безнең "велобук", ягъни “велокитап” барлыкка килде.
Россиядә рикша, ягъни арба белән эшләү күптән таралган ысул. Сочида, мәсәлән, велосипедларда туристлар өчен су, ашамлык сатып йөриләр. Күптән түгел без Кызыл мәйданда китап ярминкәсендә булып кайттык. Оештыручылар кайсы төбәкләрдә нинди проектлар булуы белән кызыксынды. Без "велобук" турында, ягъни парк һәм скверларда китап сату турында сөйләдек. Барысы да гаҗәпкә калды – Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк”, – дип уртаклашты Илдар Хөснетдинов.
Шулай итеп, хәзер китап үзе сатып алучыга килә. “Китап-фест”тан соң велорикша шәһәр үзәгенә, Бауман һәм Кремль урамнарына юнәләчәк. Ә инде салкынайткач, кышын ул сәүдә үзәкләрендә китап сатып йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз