news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университетының Татар халык хоры җырчы Мөслим Магомаев каберенә чәчәкләр салды

Казан университетының Татар халык хоры җырчы Мөслим Магомаев каберенә чәчәкләр салды
Фото: Илдар Шакиров

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә почетлы җирләү аллеясында Казан федераль университетының Татар халык хоры җирле татарлар белән берлектә Азәрбайҗан һәм Россиянең эстрада һәм опера җырчысы, композитор, киноактер, СССРның халык артисты, Азәрбайҗан ССРның халык артисты Мөслим Магомаев каберенә чәчәкләр салды.

Биредә Азәрбайҗанның күренекле фән, сәнгать эшлеклеләре, аерым алганда, Азәрбайҗанның беренче Президенты Гейдар Алиев, шулай ук 1960нчы еллар җырчысы Рәшид Бейбутов, Мөслим Магомаевның дәү әтисе - дирижер, композитор Мөслим Магомаев һ.б. күренекле шәхесләрнең каберләре бар.

Мөслим Магомаевның хатыны, Россиянең халык артисты Тамара Синявская 2017 елда Казанга килгәч, журналистларга Мөслим Магомаевның әбисе татар булганы турында сөйләгән иде. «Мөслим Магомаевның әбисе Казан татары иде – Бәдигөл. Мөслим татар әбисен бик ярата иде. Әбисе дә Мөслимне яраткан. Ул аның бердәнбер оныгы булган бит. Мөслимне кечкенә чакта ул тәрбияләгән. Миндә аның фоторәсеме саклана. Гаҗәеп сөйкемле ханым. (Мөслим Магомаевның әбисе Бәдигыльҗәмал – данлыклы Терегуловлар нәселеннән. - ред)», - дигән иде.

Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин Мөслим Магомаевның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына килгәнен искә алды.

«Ул искитмәле вакыйга буларак хәтердә калган. Мин опера һәм балет театрында баш хормейстер булып эшли идем. Магомаевның булачак хатыны Тамара Синявская Шаляпин фестивале кысаларында Николай Римский-Корсаковның «Царская невеста» операсында Марфа партиясен җырлады. Мөслим Магомаев, аның безнең театрда чыгыш ясавын белеп, опера барган вакытта бер дә көтмәгәндә тыныч кына ложага кереп утырды. Мөслим кереп утырганны күреп, тәнәфестә театрдагы бөтен тамашачы дәррәү аңа алкышлады», - диде ул.

Ирнис Рәхимуллин әйтүенчә, опера тәмам булганнан соң, Мөслим Магомаев Тамара Синявскаяга бер кочак роза чәчәкләрен бүләк иткән. «Ул вакытта алар әле өйләнешмәгән иде. Гомумән, Мөслим Магомаев бик акыллы, зыялы, зәвыклы, белемле артист, музыкант. Мин аны заманның шәхесе дип атар идем. Ул музыканың барлык жанрларын да үз итте, оста иде. Оперетта, опера, эстрада дисеңме... Бик күп телләрдә акцентсыз җырлый иде», - дип бәяләде ул.

«Мөслим Магомаев җырлаудан туктавын аек акыл белән хәл иткәндер дип саныйм. Һәм мин аның бу адымын бик хөрмәт итәм. Ул үз вакытында җырлаудан туктый белде», - диде Ирнис Рәхимуллин.

Татар халык хоры концертмейстеры Венера Бакиева мәктәптә укыганда Мөслим Магомаев турында фильм караганын искә алды. «Җәй. 1970 еллар иде ул. Миңа 9-10 яшь булгандыр. Безне классыбыз белән «Костер» кинотеатрына алып бардылар. Мөслим Магомаевның җырчы икәнен белә идем, ләкин аның рәссам һәм скульптор да икәнлеген фильмнан күреп, сокландым. Җырчы гына да түгел, композитор булуын да белдем. Киңкырлы иҗади кеше икәнлеге мәңгегә хәтеремдә калды. Иҗат кешеләре бер өлкәдә генә уңыш казанмый», - диде ул.

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов сүзләренчә, Мөслим Магомаев Азәрбайҗан өчен күренекле шәхес. «Ел саен аның туган көне уңаеннан чаралар үткәрелә. Хәзәр (Каспий) диңгезе яры буенда өч ел элек Мөслим Магомаевка һәйкәл ачылды, анда аның музыкасы көн саен яңгырап тора. Шәхес буларак та, ул Азәрбайҗан өчен бик күп эшләр башкарды. Азәрбайҗан турындагы җыры гимн буларак та кабул ителә», - диде ул.

«Русский дом» йортында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннары була, Мөслим Магомаев биографиясенә бәйлә уеннар да еш үткәрелә. Аның тамырларында татар каны да аккан, бу турыда беләләр. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде Дияз Әхмәтҗанов.

«Татар ядкәрләре» оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова 1985 елда Мөслим Магомаевның Бакудагы концертында булган. «Бакуда сырхауханәгә дәваланырга баргач, Мөслим Магомаевның концерты була, инде ун ел килгәне юк иде, диделәр. Июль ахыры иде. «Магомаев концертына барам!» - дип бер атна буе дулкынланып йөргән идем. Ул вакытта Магомаев бөтен Советлар союзына танылган иде. Ап-ак күлмәк, кара костюм, костюм кесәсендә кулъяулыгы күренеп торыр иде... Концертта ул күбрәк азәрбайҗан телендә җырлады», - диде ул.

«Беренче чиратта, академик җырлауга мөкиббән киткән, тавыш гармониясенә сокланган, каз тәннәре чыгу гайре табигый хәл булган кешегә Мөслим Магомаевның каберенә бару эчке ихтыяҗ дип исәплим. Магомаев авазны ирештерү һәм җырлау манерасы символы гына түгел, ул - Советлар союзы һәм Азәрбайҗан горурлыгы. Аның «Азәрбайҗан» җырын башкаруын хәтерлим, ул үзенең күңеле белән, беренче чиратта, азәрбайҗан кешесе иде», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

КФУның Татар халык хоры бүген Бакуның Мугам үзәгендә җирле татарлар, «Яшьлек» татар яшьләре ансамбле белән «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерт куячак. Концертка керү бушлай.

  • Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Азәрбайҗан башкаласы Бакуда туган. 1956 елда Мөслим Магомаевны Баку музыка училищесына вокал бүлегенә кабул итәләр, ул аны 1959 елда тәмамлый. 1961 елда хәрби ансамбльдә солист була, ә 1962 елда Финляндиядә студентлар һәм яшьләр фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исемен ала.
  • 1963 елда Мәскәүдә съездлар сараенда узган Азәрбайҗан сәнгате фестивалендә катнашканнан соң, җырчының исеме Совет илендә танылу ала. Шул ук елда аның беренче сольный концертлары була, һәм ул Бакуда опера театры солисты була.
  • 1964-1965 елларда Магомаев Миланда стажировка үтә. СССРның һәм Азәрбайҗан ССРның халык артисты исемен Мөслим Магомаев 1973 елда ала, артистка ул вакытта 31 яшь тула. Магомаевның чит ил гастрольләре Польша, Франция, Болгария, Германия, Канада һәм башка илләрдә уза. Артист вакыт-вакыт Большой театрда чыгыш ясый, анда аның булачак хатыны Тамара Синявская солист була. Ул аның катнашындагы спектакльләрне еш карый торган була.
  • 1975 елда җырчы Азәрбайҗанда эстрада-симфоник оркестр оештыра, аның сәнгать җитәкчелеген ул 1989 елга кадәр башкара. 1998 елда карьерасын тәмамлау турында карап кыла. 2008 елның 25 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Бакуда җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100