news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университетының элеккеге ректоры Юрий Коноплев вафат

Казан университетының элеккеге ректоры Юрий Коноплев вафат
КФУның матбугат хезмәте

Бүген Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Юрий Коноплев вафат булган. Аңа 83 яшь иде. Коноплев Казан университетында 1990-2011 елларда ректор булып эшләде. Казан федераль университетының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Юрий Коноплев Казан федераль университетының мактаулы профессоры һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының теоретик механика кафедрасы профессор-консультанты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, СССР Югары һәм махсус белем бирү министрлыгы премиясе лауреаты, РФ Машиналар һәм механизмнар теориясе буенча милли комитет әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы.

Галимнең үлеменең сәбәбе хәбәр ителми. Элеккеге ректор белән хушлашу мәрасиме якшәмбе, 7 майда, 11.00 сәгатьтә узачак. Ул Казан федераль университетының икенче корпусында, мәрмәр залда (Кремль урамы, 35 йорт) үтәчәк.

Коноплев 180нән артык фәнни басма, гамәли тикшеренүләр тематикасы буенча фәнни отчетлар һәм монографияләр авторы. Соңгылары арасында - «Голографическая интерферометрия и фототехника» (1991), «Устойчивость упругих пластин и оболочек при нестационарных воздействиях» (1994), «Лекции по динамике сооружений с подвижными нагрузками (2003), «Динамическая устойчивость оболочек» (2012).

КФУда Юрий Коноплевның «бөтен гомерен фәнгә, югары белемгә һәм Казан университетына хезмәт итүгә багышлавын» әйтәләр, аның фәнни-педагогик стажы ярты гасырдан артык тәшкил итә. Моннан тыш, ул «үз эшен, тирә-юньдәге кешеләрне яраткан искиткеч кеше иде».

«Коллегалары һәм укучылары аның гаҗәеп тырыш булуын һәм ярдәмчеллеген, булышу кирәк булганнарга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуын билгеләп үтәләр. Юрий Коноплев нык хуҗалык алып баручы, Казан университеты ректоры вазифасында фән һәм мәгариф киләчәге өчен көндез дә, төнлә дә кайгыртучы була. Авыр 1990 елларда нәкъ менә ул университетның фәнни, белем бирү һәм тәрбия потенциалын саклап кала алды», – дип билгеләп үтәләр югары уку йортында.

КФУ коллективы Юрий Коноплевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «Аның турында яхшы һәм якты истәлек шәкертләре һәм аның белән эшләргә һәм аралашырга насыйп булган һәркемнең йөрәгендә яшәячәк», диелә некрологта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100