news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан университетының мультимедиа тарихы дәвамлы булачак

Казан университетының мультимедиа тарихы дәвамлы булачак

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). Бүген КДУның Тарих музеенда "Казан университеты. Ике гасыр елъязмасы" мультимедиа компакт-дискын тәкъдир итү тантанасында Казан дәүләт университетының ректоры Мәкъзүм Сәлахов дискны эшләүчеләргә - КДУның Мәгълүмати технологияләр үзәге коллективына рәхмәт хатлары тапшырды.

Элек "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, ике ел дәвамында эшләнелгән "Казан университеты. Ике гасыр елъязмасы" компакт-дискы "Контент-2004" Бөтенроссия конкурсы лауреаты булган. Башта тәкъдир итү өчен генә уйланылган диск эш процессында энциклопедиягә әйләнгән: анда университетның үткәне һәм хәзергесе турында мәгълүмат, интерактив экскурсия, фоторәсемнәр, аудио һәм видеоматериаллар бар.

КДУның Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Владимир Чугунов дискның татар һәм инглиз телендәге вариантларына ихтыяҗ булуына игътибар юнәлтте. Ректор, үз чиратында, югары уку йорты җитәкчелеге әлеге мультимедиа проектының үсешенә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot