news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университетында Татарстанда үзбәк телен үстерү өчен мәгариф үзәге ачылды

Казан федераль университетында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Мирзо Улугбек исемендәге мәдәни-мәгариф үзәге ачылды. Үзәк Татарстанда үзбәк телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга, үстерүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

«Бу безнең илдән читтә без ачкан беренче мәдәни-мәгариф үзәге. Мирзо Улугбек фән һәм кеше цивилизациясе үсешенә бәяләп бетергесез йогынты ясаган бөек үзбәк галиме һәм дәүләт эшлеклесе иде. Биредә безнең илләр файдасына күп кенә уртак нәтиҗәле проектлар барлыкка килер һәм тормышка ашырылыр дип ышанам», – диде Үзбәкстанның Мирзо Улугбек исемендәге Милли университет ректоры Ином Маджидов.

КФУ ректоры Ленар Сафин үзәк эшчәнлегенең Россия һәм Үзбәкстан халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләрен ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде. Ул шулай ук Үзбәкстанның Казан университеты өчен дә, тулаем Татарстан өчен дә Үзәк Азиядә төп стратегик партнер булуын искәртте. «Мондый үзәкләр булдыру әлеге партнерлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк», – дип өстәде Сафин.

Моңа кадәр КФУ Үзбәкстан Милли университетында Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәген ачкан иде. Аның эшчәнлеге Россия төбәкләрендә татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә татар һәм рус телләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100