Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан университетында түрәләрне татарчага өйрәтәләр
Курслар 23 мартта тәмамлана.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университетында түрәләр өчен эшлекле татар теле курслары башлангыч алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Дәүләт хезмәткәрләре өчен татар теле” квалификацияне күтәрү программасы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында уза, диелә хәбәрдә.
Югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ике төркем укый: рус телле тыңлаучылар эшлекле татар теленең башлангыч дәрәҗәсен өйрәнәчәк, икенче төркем өчен тирәнтен өйрәнү каралган.
Өйрәнү программасында – Татарстанда тел сәясәте, татар әдәби теле, эшлекле татар стиле үзенчәлекләре, эшлекле өлкәдә коммуникация белән таныштыру.
Курслар 23 мартта тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз