Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан университетында Сергей Шахрайның Россия Конституциясенә бәйле китабы тәкъдим ителде
Бу китап юриспруденциядә бер нәрсә аңламаган кешеләрдән алып, академикка кадәр кызыклы булачак, ди хезмәттәшләре.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан федераль университетында танылган профессор, атказанган юрист “РФ Конституцион хокукы” басмасы авторларының берсе Сергей Шахрайның китабын тәкъдим итү булды. Автор университет студентларына һәм килгән кунакларга “Россия Федерациясе Конституциясе: билгеле әйберләрнең белмәгән яклары” темасына лекция укыды.
Юридик факультетның фәнни җитәкчесе Илдар Тарханов Сергей Шахрайның Мәскәү дәүләт университетын тәмамлавын һәм әлеге югары уку йорты күп кенә студентларны бергә бәйләп туплап торуын әйтте. Моннан тыш ул Мәскәү дәүләт университетында Казан университетының күп юристлары десертацияләр яклавын, ә Сергей Шахрайның әлеге уку йортының юридик факультетында декан булуын да билгеләп үтте.
КФУның юридик факультетындагы конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, доцент Евгений Солтанов Сергей Михайловичның китабын бәяләп бетергесез бүләк дип атады. “Мин университетта 40 ел укытам һәм шул дәвер эчендә бик күп дәреслекләрне күрергә туры килде. Әмма авыр әйберләрне дә шундый гади тел белән аңлатып бирелгән китапны минем әле күргәнем булмады һәм якын арада булмас та. Бу “бик тәмле” һәм “сәламәт” конституция хакындагы басма”, – дип бәяләде хезмәттәшенең дәреслеген Евгений Солтанов.
Китапның кайбер бүлекләрен детектив кебек укысаң, икенчеләре драма яки трагедияне хәтерләтә. Сергей Михайловичның укытучы булуы да дәреслектә нәрсә булырга тиешлеген тоемларга ярдәм итә, дигән фикердә кафедра мөдире. “Бу китап юриспруденциядә бер нәрсә аңламаган гражданнан алып, академикка кадәр кызыклы булачак”, – диде “РФ Конституцион хокукы” басмасы хакында Евгений Солтанов.
Аннан соң Сергей Шахрай лекция укыды һәм сорауларга җавап бирде. Лекциядә яңгыраган кызыклы фикерләрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында соңрак укырга мөмкин булачак.
Мәгълүмат өчен: Сергей Михайлович Шахрай танылган юрист һәм сәясәт эшлеклесе. 1992 елда ул Куркынычсызлык министрлыгы һәм Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек итә. 1991-1992 елларда РФ Президентының Дәүләт хокукый идарәсен җитәкли. Соңрак РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, РФ Куркынычсызлык советы әгъзасы вазифаларын башкара. 1993 елда исә Россия бердәмлеге һәм татулыгы партиясен төзи, Дәүләт Думасы депутаты булып сайлана. 2009 елдан Югары юридик белем бирү мәсьәләләре буенча ведомстоара комиссия әгъзасы, 2011 елдан РФ Куркынычсызлык советы каршындагы фәнни совет әгъзасы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз