news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан университетында Лобачевский музеен булдыру ниятләнә

Быел 1 декабрьдә бөек математик Николай Лобачевскийның тууына 225 ел тула.

Казан университетында Лобачевский музеен булдыру ниятләнә
president.tatarstan.ru

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 1 нче декабрьдә бөек математик Николай Лобачевскийның тууына 225 ел тула. Шул нисбәттән, Казан федераль университеты комплексының “ректор йорты”нда мемориаль кабинет, китапханә, күрсәтмә лаборатория һәм остаханә белән Лобачевский музеен булдыру ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде.

Ул докладында университетта 2017 елның Николай Лобачевский елы буларак игълан ителүен дә билгеләп узды. Ректор әйтүенчә, бер яктан музей бөек рус галименең яшәү урыны буларак, икенче яктан мәктәп һәм югары уку йортындагы уку процессында да бик кирәкле, шәһәр кунакларына да кызыклы булган фәнни-белем бирү мәйданчыгы буларак каралачак.

“Бирегә килүчеләр университетта сакланып калган XVIII-XIX гасырның уникаль җиһазлары белән генә танышып калмыйча, университетның бүгенге заманча лабораторияләренең фәнни казанышларын да күрәчәк. Шулай ук, студентлар, квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен педагогик практика да узып булачак”, – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot