Казан университетына 210 ел тулу уңаеннан зур флешмоб уза
210 кеше бер үк вакытта 16 килограммлы герләр күтәрәчәк
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 12 сентябрьдә, 17.00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта үзенчәлекле флешмоб үтәчәк. Бу хакта КФУ сайтында хәбәр ителә.
Казан университеты оешуга 210 ел тулу уңаеннан, 210 кеше 10 шар мәртәбә 16 килограммлы герләр күтәрәчәк. Аларның 200е төрле институт һәм факультетлар студентлары, ә 10сы - КФУ администрациясе һәм Казан мэриясе вәкилләре.