news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университетын тәмамлаучылар хезмәт хакы буенча Россиядә беренче унлыкка кергән

Идел буе федераль округының 12 университеты – Россиянең иң яхшы югары уку йортлары исемлегендә.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Superjob, 1-5 ел элек югары уку йортын тәмамлап, мәгълүмати-технологияләр өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсен өйрәнеп, Россия уку йортларының 2017 елгы  рейтингын булдырган. Казан (Идел буе) федераль университеты иң яхшы ун югары уку йорты арасына кергән.

Рейтингның алдынгы урыннарында Идел буе федераль округының Түбән Новгород, Пермь, Казан, Уфа, Самара, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Оренбург, Пенза шәһәрләрендәге 12 университет бар.

Иң яхшы югары уку йортлары унлыгына Идел буе федераль округыннан өч югары уку йорты кергән. Алар – Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты – 8 нче урын; Түбән Новгородның Н.И.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты – 9 нчы урын һәм Казан (Идел буе) федераль университеты - 10 нчы урында.

Эш һәм хезмәткәрләр эзләү сервисы билгеләп үткәнчә, Казан (Идел буе) федераль университетының рейтингы бер ел эчендә 13 нче урыннан 10 нчы баскычка күтәрелгән. Казан (Идел буе) федераль университетының мәгълүмати технологияләрдә эшләүче чыгарылыш студентлары Мәскәүдә 81 мең сум айлык хезмәт хакына өметләнә ала. Бу узган елгыдан 5 мең сумга артыграк. Чыгарылыш укучыларының 60 проценты – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр – Казанда эшләргә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100