Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан университеты укытучыларны һәм студентларны «Әгъзамов укулары»на чакыра
Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак, дип хәбәр итә "Мәгариф" журналы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. Бу турыда "Мәгариф" журналы, татар журналистикасы кафедрасына сылтама белән, хәбәр итә.
Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга мөмкин.
Журналда хәбәр ителгәнчә, «Әгъзамов укулары»нда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:
–Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
–Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
–Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
–Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
–Милли газета-журналларяңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
–Чит илләрнеңмедиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
–Журналистларны укытуга яңача карашлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз