news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты метеорологы салкыннар турында кисәтте

Бу атна башында һәм уртасында Татарстанда һава сизелерлек җылына, уртача тәүлеклек температура климат нормасына якыная. Әмма ял көннәрендә төбәктә чираттагы салкыннар көтелә. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, якындагы көннәрдә төнлә Казанда һава температурасы климат нормасыннан түбәнрәк була, әмма кыраулар көтелми. Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көндез + 25..+26 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбе, 18 июньдә, температураның түбәнәюе көтелә.

«Хәзер Казанда норма буенча уртача тәүлеклек температура 17 градуска якын тәшкил итә. Шәһәрдә якындагы декадада һава температурасы нормадан бер градуска түбәнрәк булачак. Эссе һәм бөркү түгел, коры була. Бу уңайлы һава торышы», - дип саный Переведенцев.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, июнь башыннан Казанда бары тик 7 мм гына явым-төшем яуган, ә айлык норма 60 мм булырга тиеш. Дым кытлыгы авыл хуҗалыгына һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип өстәде КФУ профессоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100