news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан университеты «Әгъзамов укулары»на чакыра

Конференция рус, татар, инглиз телләрендә була.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгъзамов укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференция югары мәктәп бинасында 2019 елның 15 февралендә узачак. Конференция рус, татар, инглиз телләрендә була.

Конференциядә милли медиасистемаларны торгызу һәм үстерү проблемалары, телевидение һәм радиода мәдәни-әхлакый юнәлешләр, Казан журналистика фәнни мәктәбе казанышлары турында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot