Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан университеты часовнясы мәдәни мирас объектлары реестрына керәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына Казан федераль университеты территориясендә урнашкан часовня-прозекторская кертелә. Классицизм стилендәге ике катлы бина безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез сакланган. Тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре турындагы акт мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты сайтында бастырылган.
Часовняны 1840 елда архитектор Михаил Коринфский проекты буенча төзегәннәр. Ул Казан университетының медицина факультеты клиникасы корылмалары комплексының бер өлеше булган. XIX гасырның икенче яртысында бина студентларны укыту өчен анатомия театры буларак кулланылган.
2020 елда часовняны реставрацияләделәр. Хәзерге вакытта Кремлевская, 35а адресы буенча КФУның «Теология» фәнни-мәгариф үзәге урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз