news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты белән Зур Сәрдек гимназиясе арасында килешү төзелде

Килешү ике уку йорты арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачак.

Казан университеты белән Зур Сәрдек гимназиясе арасында килешү төзелде
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Кукмара һәм Саба районы укытучылары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре катнашты.

Конференция мәктәп тормышы белән танышу, күргәзмә-музейлар карау белән башланып китте. Пленар утырышка керешкәнче, Зур Сәрдек гимназиясе белән КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе арасында ике яклы килешү имзаланды. Ул алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә хокук бирә.

“Галимнәрнең безнең уку йортына беренче генә килүе түгел. Нәкъ шушындый чара 2014 елда да узган иде. Дүрт елдан кабат бу традицияне яңартырга булдык, – диде гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Безне тәмамлаган укучыларның байтагы әлеге югары мәктәпне сайлый. Хезмәттәшлегебез алга таба да ныгысын, мәктәп базасында шундый фәнни-гамәли конференцияләр узсын дигән максат белән бүген ике яклы килешү төзелде. Документлашкан килешү нигезендә, КФУ галимнәре безнең укучыларны олимпиадаларга, конференцияләргә әзерләгәндә ярдәм итеп, профессиональ-ориентлашу юнәлешендә булышачак. Ә дуслык күпере ныклы булгач, безнең укучыларыбыз да киләчәктә шушы уку йортын сайлар дигән теләктә калабыз".

Исегезгә төшерик, Зур Сәрдек гимназиясендә 368 укучы белем ала, 61 мөгаллим эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100