Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Универсиадасының яңа 5 объектына 250дән артык исем-атама тәкъдим ителгән
Шул рәвешле, ноябрьдә башланган конкурска нокта куелды
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда 2013 елда үткәреләчәк Универсиадага дип төзелә торган яңа 5 объектка исем-атама сайлауга ноябрьдә игълан ителгән конкурс төгәлләнде. Тәкъдимнәр Универсиада һәм мэрия сайтларында он-лайн режимында кабул ителгән иде. Әлеге спорт объектлары, беренче чиратта, казанлыларга дип төзелгәнгә, атамаларын шәһәр халкы үзе сайлавы, ул исем-атамаларда Казанның күп милләтлелеге чагылуы һәм, ярышларның халыкара дәрәҗәдә узасын исәпкә алып, рус, татар, инглиз телләрендә яңгырашы һәм укылышы отышлы булуы таләбе куелган иде.
Шушы айда, 21 декабрьдә, ачылачак спорт корылмаларының 5есенә исем эзләүдә студентлар, волонтерлык хәрәкәте активистлары, мәктәп укучылары, гомумән, казанлылар катнашкан. Мэриядән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, арада иң үзенчәлекле исем-атама тәкъдим иткән 5 автор-җиңүченең исеме РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов катнашындагы 6 спорт объекты ачылышы тантанасында игълан ителәчәк. Моннан тыш, конкурс игълан иткән чакны мэр Илсур Метшин, җиңүчеләргә бүләкләр булачак, дип тә вәгъдәләгәне билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз