news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Универсиадасының 13 өстәмә спорт төрендә 120 комплект медаль уйнатылачак

Аларның кайсы мәйданчыкта узасы хәзердән үк билгеле

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 2013 елда Казанда булачак Универсиада программасына халыкара струдент спорты хәрәкәте тарихында беренче тапкыр максималь - 13 төр өстәмә спорт ярышлары кертелә. Шул хакта игълан иткән Универсиада-2013 сайты студент спорты халыкара федерациясе аның программасына, беренче чиратта, дөньякүләм спорт җәмәгатьчелегендә танылу алган Олимпия спорт төрләрен кертү ягында булуын, шулай ук ярышларны спорт төрләре буенча комплекслы итеп уздыруны хуп күрүен белдерә. Аерым алганда, нәкъ менә шул сәбәпле йомгаклау заявкасына ВМХ (Bicycle Moto X-treme) кертелә алмаган, чөнки FISU велоспортның барлык төрләре буенча да (шоссе, трек) ярышлар үткәрүгә басым ясаган. Бу исә Универсиада программасын тагын да җәелдерү, спорт объектлары төзелешен арттыру, нәтиҗәдә, өстәмә чыгымнар дигән сүз. Россия, ажлашыла ки, үзенә медальләр санын максималь яулап алыр өчен, илдә иң популяр булган спорт төрләре тәкъдим итүне хуп күрә.

 

Программага кертелгән өстәмә спорт төрләре буенча ярышлар түбәндәге спорт мәйданчыкларында узачак: бадминтон - Теннис академиясендә, бокс - бокс өчен махсуслаштырылган спорт комплесында (Фәйзи ур.) академик ишү һәм байдаркаларда, каноэда ишү – ишү каналында, ату буенча ярышлар 2 урында: стендка ату буенча – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының укыту үзәгендәге яңа тирда, ядрә белән ату буенча -  яңа төзеләчәк бинада һәм хәзер аның проекты килешүгә әзерләнгән, чирәмдәге хоккей – чирәмдәге хоккей үзәгендә, регби-7  – махсуслаштырылган яңа стадионда, пляж волейболы – “Казан” халыкара атлы спорт комплексында, билбаулы көрәш, самбо – Кара-каршы көрәш сараенда, авыр атлетика – “Батыр” спорт комплексында, шахмат турниры исә махсуслаштырылган үзәктә үткәреләчәк, аның инвестицион проектын ФИДЕ президенты Кирсан Илюмжинов тәкъдим иткән.

 

Шул рәвешле, Казан Универсиадасында барлыгы 13 өстәмә спорт төре буенча 120 комплект медаль уйнатылачак.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100