news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Универсиадасын әзерләү һәм үткәрүдә Yahoo компаниясе ярдәм итәчәк

Yahoo компаниясе вәкилләре бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка 2013 елгы Казан Универсиадасын Интернетта яктырту буенча үз тәкъдимнәрен презентацияләде

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Yahoo компаниясе вәкилләре бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка 2013 елгы Казан Универсиадасын Интернетта яктырту буенча үз тәкъдимнәрен презентацияләде. Компаниянең бизнесны үстерү буенча директоры Марвин Ляо очрашуда компания эшчәнлеге, аның дөнья рейтингындагы урыны, спорт проектларын гамәлдә ашыруда катнашу тәҗрибәсе хакында җентекле мәгълүмат бирде. Аннан күренгәнчә, Yahoo, рәсми партнер булмаса да, 2008 елда Пекинда узган җәйге Олимпиадада үзен уңышлы яктан күрсәтә алган. Бүгенге көндә компаниянең төрле илләрдә 24 офисы эшли, аларда хезмәт куючы 4,7 млн. кеше 30 телдәге 45 сайтка хезмәт күрсәтә. “Россиядә проектларны үстерүне эшчәнлектәге перспектив юнәлешләрнең берсе дип саныйбыз”, -ди Марвин Ляо.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, компания вәкилләренә презентация өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиада хуҗабикәсе булган Казанны дөньяга тагын да таныту өчен ике як өчен файдалы хезмәттәшлек ысулларын табарга кирәк. “Бүген теге яки бу вакыйга турында дөрес итеп мәгълүмат бирүне тәэмин итү мөһим. Универсиада һәм Казан турындагы мәгълүматлар белән барлык илләр дә танышырлык булсын”,- ди ул. Хөкүмәт башлыгы Yahoo компаниясе җитәкчелегенә Универсиадага әзерлек кысаларында үзара хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100