news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ун баллы бөкедә утыра

Шәһәрнең кайбер урамнарында хәрәкәт агымы тизлеге сәгатенә 3 чакрымнан артмый.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казан ун баллы бөкеләрдә катып калган. Бу хакта Яндекс-бөкеләр порталы хәбәр итә.

Бигрәк тә шәһәр уртасында хәрәкәт итү кыенлашкан. Чернышевский, Карл Маркс, Бутлеров урамнарында хәрәкәт агымы тизлеге сәгатенә 5 чакрым.

Яңа-Савин районында хәрәкәт итүчеләргә шактый кыен.

Болай да юлларда җайлы булмаган вазгыятьне көчле кар яву һәм күпсанлы һәлакәтләр кыенлаштыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100