news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Ульяновск юлында транспорт һәлакәтендә хатын-кыз белән бала үлгән

Бүген иртәнге сәгать ун тирәсендә республиканың Апас районында Казан-Ульяновск юлының 66нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Renault машинасы белән идарә итүче 43 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан, идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Ир-атның машина йөртү таныклыгы булмаган.

Һәлакәттә 65 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек бала үлгән. Йөртүче белән 42 яшьлек пассажир хатын төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot