news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Ульяновск юлында фура белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Югары Ослан районы Уланово авылы янында булган

Казан-Ульяновск юлында фура белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган
ГУ МЧС РТ

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан- – Ульяновск юлында фура белән кара-каршы бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу турыда Югары Ослан янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Эдуард Пестов хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Югары Ослан районы Уланово авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 9нчы модель «Лада» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «Скания» фурасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешү аркасында, җиңел машина металл өеменә әверелгән, ә йөртүче салонда кысылып калган.

«Янгын сүндерүчеләр махсус инструментлар белән «Лада» автомобиленең тәрәзәләрен алган, ишекләрен ачкан, кузовын, түбәсен һәм капотын кискән, аннары йөртүченең мәетен алган, янгын чыкмасын өчен түгелгән ягулыкны юдырткан» – дип сөйләде Югары Ослан янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Эдуард Пестов.

Җиңел машинаның 60 яшьлек йөртүчесе һәлакәттә алган имгәнүләрдән шунда ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100