news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Ульяновск трассасында авариядә ике нәни бала һәлак булган

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче кысылып калган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан»  каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган.

Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot