news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы: Укучыларымда Россия тарихына кызыксыну артканын күрәм

Укучыларда үз илләре тарихына карата кызыксыну артуы күзәтелә. Алар бигрәк тә XX гасыр, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына тартыла. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Казанның Идел буе районы «186 нчы «Перспектива» лицее»ның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Броднева сөйләде.

«Тарих өйрәнергә теләгән балалар елдан ел арта бара. Бишенче класска килгән балалар XX гасыр, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы тарихын кайчан өйрәнә башлыйбыз, дип көтәләр. Еш кына дәресләрдә алар әле өлкән сыйныфларда гына өйрәнәчәк сорауларга җавап бирергә туры килә», – диде педагог.

Ул патриотлык россиялеләрнең геннарына сеңгән, дип саный. Өстән фәрманны да көтмичә, ил халкы Ватанны сакларга үзе баскан тарихи вакыйгалар шул хакта сөйли, дигән фикердә укытучы.

  • Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиягә 60тан артык кунак, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, табиблар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килә.
  • Трансляция ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук YouTube һәм «Вконтакте» да Татарстан Республикасының рәсми төркемендә онлайн бара. Тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак түгел урыннардан турыдан-туры элемтәләр, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, сугышчыларга һәм гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Хәзер контрактлы хезмәт шартлары тагын да кызыгырлык. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр алырга мөмкин, аннары ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк түләнә. Бу хакта тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоныннан белеп була.
  • Россия Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт, премия, ташламалар, түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100