Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан укытучысы Резидә Курамшина Россия Мәгариф министрлыгы бүләгенә лаек булды
Казанның 11 нче лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләүче Резидә Курамшина Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында рус әдәбияты укытучылары һәм мөгаллимнәренең халыкара «Рус теле – дуслык һәм кардәшлек теле» съезды барышында узды, дип хәбәр итә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе.
Съездны ачу тантанасында Россия күләмендәге «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесендә катнашучыларга Мактау грамоталарын Россия мәгариф министры Сергей Кравцов тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, Резидә Курамшина Россия күләмендәге V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесенең «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә җиңү яулады. Һөнәри ярышлар Липецк шәһәрендә узды.
Юбилей сезонында иң яхшылар исеме өчен Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог – укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр көч сынашты.
Бәйге Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елдан оештырыла. Ул укытучыларга ярдәм итү, туган телләрне һәм әдәбият фәнен укытуны үстерү, шулай ук Россия халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклау максатыннан үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз