news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укытучылары Россия күләмендәге «Мәгариф флагманнары» проектында җиңүче булды

Казан укытучылары Россия күләмендәге «Мәгариф флагманнары» проектында җиңүче булды

Казан укытучылары Президент тарафыннан тәкъдим ителә торган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының Россия күләмендәге «Мәгариф флагманнары» проектында аерым һәм команда юнәлешләре буенча җиңү яулаган. 21 ноябрь көнне Мәскәүнең «Россия» үзәгендә проектка йомгак ясалган. Бәйге финалында илебезнең 46 төбәгеннән 100 команда катнашкан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«СпортТрек» юнәлешендә 5 нче номерлы лицейның физик тәрбия укытучысы Ольга Марценюк җиңгән. Бу юнәлешкә 6 меңнән артык гариза юлланган булган. Проект кысаларында катнашучылар белем бирү марафонын узган, экспертлар һәм олимпия чемпионы Александр Легков белән очрашкан. Җиңүчеләргә шулай ук 2027 елның маенда Красноярск шәһәрендә узачак «УниверЛига» фестиваленә чакыру билеты бирелгән, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Команда юнәлешендә өстәмә белем бирү буенча «Сәяхәт» үзәге җиңү яулаган. Проект финалында илнең 46 төбәгеннән 100 команда үз эшләрен тәкъдим иткән, шуларның унысы җиңүче дип танылган. Катнашучылар педагогик кейслар әзерләгән, тәрбия бирү эшчәнлегенә кагылышлы өзекләр белән таныштырган.

«Сәяхәт» командасы сигезенче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән «Бергәләп эшлибез: агролаборатория – ул уртак эш киңлеге» проектын тәкъдим иткән. Проектка нигезләнеп укучылар солы утырткан, культуралы үсемлек бераз үскәннән соң балалар аны Йортсыз мәчеләр үзәгенә тапшырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез, Казанның 11 нче лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләүче Резидә Курамшина Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул Россия күләмендәге V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесенең «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot