news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы Россиянең иң яхшы унбиш укытучысы исемлегенә керде

Наил Мирсәетов лицей-интернатта инглиз телендә биология фәнен укыта.

Казан укытучысы Россиянең иң яхшы унбиш укытучысы исемлегенә керде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Грозныйда узган Бөтенроссия конкурсы финалында Казан укытучысы Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы укытучылары исемлегенә кергән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Наил Мирсәетов Казанның 2нче лицей-интернатында инглиз телендә биология фәнен укыта. Ул шул ук мәктәпне тәмамлаган. Аннары югары уку йортын тәмамлагач, лицейга эшкә урнашкан һәм алты ел шунда эшли.

2019 елның язында Наил Мирсәетов республика һөнәри осталык конкурсында җиңеп, Татарстанның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булды.

Бөтенроссия финалының конкурс сынаулары 20 сентябрьдә Грозныйның 14нче гимназиясендә һәм Х.И.Ибраһимов исемендәге 1нче математика мәктәбендә башланды. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан катнашучылар «Укытучы-профессионал» беренче тур сынауларын узарга һәм мастер-класслар үткәрергә тиеш иде.

Конкурс ярышларында 15 лауреат тагын ике этапны узарга тиеш. 29-30 сентябрьдә «Укытучы-мастер» — «Мастер-класс» һәм «Мәгариф проекты» икенче турында сыналачаклар. 1 октябрь биш призерның исемнәре билгеле булачак.

3 октябрьдә Мәскәүдә «Укытучы-лидер» дигән өченче тур узачак. Ул «Гамәви лекция» һәм «Министр белән сөйләшү» сынауларыннан торачак. Икенче көнне «Россиянең ел укытучысы — 2019» конкурсы җиңүчесен һәм призерларын бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100