news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә сыйныф сәгате үткәрде

Мария Голованова «Мәдәни мираска якынаю» темасына әзерләнгән иде.

(Ростов-на-Дону, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Ростов-на-Донуда «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы 15 мөгаллим конкурсның икенче турында көч сынаша. Бүген алар мәктәп укучылары белән үзләренә жирәбә буенча эләккән темаларга сыйныф сәгате үткәрә.

Бәйгедә Татарстан данын Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова яклый. Ул «Мәдәни мираска якынаю» темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Ул кичә Ростов-на-Донудагы Төбәкне өйрәнү музеена барганын әйтте. «Тарихи биналар күп булыр дип уйлаган идек, алар күбесе җимерелгән һәм 20 нче гасыр уртасында торгызылган икән. Шәһәрнең тарихы, мәдәнияте, халкының тормышы кызыксындырды», — диде Мария Голованова.

Чыгышыннан соң жюри әгъзалары Казан укытучысына күбрәк тарихи мираска өстенлек бирүләренә ишарәләп әйтте. «Күпләр мәдәни мирас ул сәнгать, архитектура дип уйлый. Бу хаталы фикер. Мәдәни мирас - ул сүзлекләрдә дә, тарихчылар әйтүе буенча да, алдагы буыннардан күчкән матди һәм рухи байлыклар тупланмасы. Ул киң төшенчә», — дип җавап бирде Мария Голованова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйгенең беренче турында илнең 83 укытучысы дәрес уздырып күрсәтте. Жюри әгъзалары 15 педагогны алдагы сынауларга сайлап алды. Сыйныф сәгате һәм мастер-класстан соң, жюри финалга тагын 5 укытучыны сайлап алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100