news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укытучысы Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә керде

4 октябрьдә «Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе игълан ителәчәк.

Казан укытучысы Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә керде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанның 2 лицей-интернатында биология укытучысы булып эшләүче Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде. Казан педагогы «Россия Ел укытучысы – 2019» конкурсының 80 катнашучысын узып китте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә шулай ук Мәскәү, Волгоград, Саратов өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар да керде.

Биш укытучының сынаулары моның белән генә бетмәячәк. Призерларны конкурсның «Укытучы-лидер» соңгы этабы көтә. Ул «Гамәви лекция» һәм «Министр белән сөйләшү» сынауларыннан торачак», диелгән министрлык хәбәрендә.

Конкурсның абсолют җиңүчесе 4 октябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда игълан ителәчәк. Һөнәри конкурсның федераль этабын Грозный шәһәре кабул итте.

  • Наил Мирсәетов «Казан Ел укытучысы-2019», «Татарстанның Ел укытучысы» исемен яулаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot