Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан укытучысы Мария Голованова Россия мәгариф министрының киңәшчесе булачак
«Россия Федерациясе мәгариф министры быел беренче тапкыр җиңүчене генә түгел, бөтен биш призерны да киңәшче итеп билгеләп куйды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова Россия мәгариф министрының киңәшчесе булачак. Ул бу эшне җәмәгать тәртибендә башкарачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
Мария Голованова Ростов-на-Дону шәһәрендә «Россиянең ел укытучысы-2021» конкурсында Татарстан данын яклап, башта 85 укытучы арасыннан 15 лауреат исемлегенә эләкте. Аннары 15 лауреат арасыннан төп биш призер арасында игълан ителде. Мария Голованованың эш стажы 11 ел.
Биш финалист «Ел укытучысына сорау» дигән матбугат конференциясендә сорауларга җавап бирде. Төмән өлкәсе Төмән шәһәреннән физика укытучысы Екатерина Костылева җиңүгә лаек булды.
«Нәтиҗә болай да шатландыра, югары планкага ирешелде. Безнең һөнәри эшчәнлектә тагын да югарыракка менү авырдыр инде ул. Россия Федерациясе мәгариф министры быел беренче тапкыр җиңүчене генә түгел, бөтен биш призерны да киңәшче итеп билгеләп куйды», — диде Мария Голованова.
Моңа кадәр бары тик җиңүче укытучы гына министр киңәшчесе булачак дип хәбәр ителгән иде. Биш призерны да киңәшче итү турында министр Сергей Кравцов бүген Мәскәүдә хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз