news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укытучысы Һиндстанда "Дөньяның иң матур йөзе – 2017" титулы өчен көрәшәчәк

Конкурста Европа, Азия, Америка, Африка илләреннән 50дән артык гүзәл зат катнаша.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казаннан 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Гүзәл Шәйхетдинова Һиндстанда “Дөньяның иң матур йөзе – 2017” матурлык бәйгесе финалында катнашачак, дип яза “Вести КАМАЗа”.

Конкурста Европа, Азия, Америка, Африка илләреннән 50дән артык гүзәл зат катнашуы да билгеләп үтелә. Бәйгедә катнашучыларга милли костюм, кичке күлмәк һәм су коену киеме киеп сәхнәгә чыгарга һәм жюри белән әңгәмә үткәрергә туры киләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot