news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы Фатих Әмирхан хәзерге заман балалары өчен кызыклы, дип саный

Ф.Әмирханны ХХ йөз башы татар әдәбиятының “ханы”, “Казан короле”, “аяклары бәйләнгән Прометей”, “Могиканның соңгы вәкиле”, дип атыйлар.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). ХХ йөз башы татар әдәбиятының “ханы” буларак бәяләнгән Фатих Әмирхан иҗаты бүгенге көн укучыларына кызыклы шәхес. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан 170 нче мәктәбенең туган тел методик берләшмәсе җитәкчесе Равилә Фәйзуллина әйтте.

“Фатих Әмирхан исемендәге республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе ике елга бер тапкыр үткәрелә, - ди ана теле укытучысы Равилә Фәйзуллина. - Быелгы конференциягә 270 хезмәт кабул иттек. Шуларның 108е икенче турга узды. Алар арасында шактый кызыклы иҗади эшләр дә бар. 2006 елда мәктәп дирекциясе, укучылар һәм ата-аналар теләген истә тотып башланган проект елдан-ел кызыклырак оештырыла. Беренче елларында ул Ф.Әмирхан укулары рәвешендә генә уза торган иде. Безнең мәктәптә әдипнең Россиядә бердәнбер булган музее да эшли.

Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар шушы музей белән дә якыннан танышып китәләр. Ф.Әмирханны ХХ йөз башы татар әдәбиятының “ханы”, “Казан короле”, “аяклары бәйләнгән Прометей”, “Могиканның соңгы вәкиле”, дип атыйлар. Бу шәхес укучыларга да гаять кызыклы. Күренекле Әмирханнар нәселе меңьеллык Казан культурасына бәя биреп бетергесез үз өлешен кертте. Бу исемнәр алдында баш иеп, Ф.Әмирханның бердәнбер музее барлыкка килде. Әмирханнар нәселе безнең мәктәптә “өйләрен” тапты дибез. Ф.Әмирхан шәхесе замана балаларын тәрбияләүдә роле зур”.

170 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфында укучы Ландыш Надыршина музей турында мәгълүмат туплаган. Ландышның кызыклы чыгышын килгән кунаклар да җылы кабул итте. Музейда “Хәят” клубы да эшли. Биредә әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар оештырыла.

Мәктәпнең математика укытучысы Ләйлә Гыйләлетдинова да коллективның бердәмлегенә басым ясады. “Безнең коллектив бик зур, мәктәптә укучы балалар саны да меңннән артып китә, - ди Ләйлә ханым. - Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе булгач, бездә бик тырыш балалар укый. Балалар ана телен яхшы белә, югары уку йортларына кергәндә дә каушап калмыйлар. Олимпиадаларда катнашып, гел призлы урыннар алабыз. Ф.Әмирхан музееның безнең мәктәптә оештырылуы да уңышлы. Иҗади конкурсларда катнашып, укучыларыбыз олы тормыш юлына әзерләнә”.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның 170 нче мәктәбендә укучыларның Фатих Әмирхан исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100