news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы август киңәшмәсендә мөгаллим һөнәрен сайлау тарихын сөйләде

Республика август конференциясендә Наил Мирсәетов татар һәм инглиз телләрендә чыгыш ясады.

Казан укытучысы август киңәшмәсендә мөгаллим һөнәрен сайлау тарихын сөйләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре Мәскәү районы 2нче лицей-интернатның биология укытучысы, Казан шәһәре һәм Татарстанның ел укытучысы Наил Мирсәетов "Заман таләпләре һәм укытучыны үстерү драйверлары" темасына чыгыш ясады. Укытучы һөнәрен сайлау тарихын сөйләде.

Аның чыгышы татар һәм инглиз телләрендә булды. Ул укытучыны кешене тормышка әзерләүче һөнәр иясе булуын билгеләп узды. "Һәр төбәктә кеше ресурслары өчен көрәш мөһим мәсьәлә. Кеше капиталын җәлеп итүдә магнит ролен нәкъ менә мәгариф өлкәсе үти ала", - диде.

"Мәсәлән, мине Оренбург өлкәсе укучысын, Казанның сәләтле балалар өчен ачылган 2нче лицей-интернаты җәлеп итте. Монда мин төпле белем алдым, туган телемне өйрәндем, татар мохитенә кереп киттем", - диде Наил Мирсәетов. Аның сүзләренчә, бу белем аңа Россиянең иң яхшы педагогик университетларының берсе Мәскәү дәүләт педагогика университетына җиңел генә укырга керергә мөмкинлек биргән.

"Һөнәр сайлау мәсьәләсе авыр булмады - мин галимнәр нәселеннән. Мин Татарстанга кайттым, Мәскәүдә яхшы мөмкинлекләр булуына карамастан, Казанда яшәргә һәм эшләргә хәл иттем. Туган мәктәбемдә инглиз телендә укыта башладым", - диде Наил Мирсәетов.

Ул быел 2нче лицейның 292 укучысының 102се, ягъни һәр өченче укучы бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары булганын билгеләп үтте. 13 кеше Россия күләмендә җиңүче һәм призер булган.

"Мондый профильле лицейлар саны арта бара. Минтимер Шәймиевнең күп телле мәктәпләр ачу инициативасы да моңа ачык мисал булып тора. Бүген республикада яшь укытучыларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Аларга грантлар белән ярдәм итәләр", - диде Наил Мирсәетов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгариф өлкәсенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100