news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укытучыларына әти-әниләр белән мессенджерлар ярдәмендә аралашмаска тәкъдим иттеләр

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов шундый тәкъдим белән чыкты.

Казан укытучыларына әти-әниләр белән мессенджерлар ярдәмендә аралашмаска тәкъдим иттеләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов Татарстан башкаласы мөгаллимнәренә укучыларның әти-әниләре белән мессенджерлар ярдәмендә аралашудан баш тартырга киңәш итте. Бу хактагы мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар.

«Мондый тыю юк, Мәгариф идарәсе бары тик мәгълүматның бозып күрсәтелүенә яки язышуда катнашучылар арасында бер-береңне аңламауга юл куймау максатыннан гына шундый киңәш бирде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә һәм әлеге инициативаның киңәш характерында булуын билгеләп үттеләр.

Шундый ук хатлар Казан мәктәпләре директорларына да җибәрелде, дип белдерделәр Казан шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot