Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан укытучыларын спектакль эскизында катнашырга чакыралар
Эскиз «Город АРТ-подготовка» театр лабораториясе кысаларында 12-13 июньдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Живой город» фонды Казан укытучыларын театр эскизында катнашырга чакыра.
«Безнең укытучылар катнашында спектакль әзерлисебез килә. Безнең әле әзер идеябез дә юк. Без яхшы педагоглар белән танышып, аларның ничек яшәвен беләсе иде», — дип яза оештыручылар.
Эскизны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, «Алтын битлек» лауреаты булган драматург Динә Сафина һәм актриса Елена Калаганова командасы әзерли. Алар катнашучылар белән бергәләп тә, аерым-аерым да очрашырга әзер.
«Без спектакльдә катнашырга әзер булган яки безнең сорауларга җавап бирә ала торган педагоглар эзлибез. Арт-практика һәм репетицияләр укытучыларга җайлы вакытта үткәреләчәк», — ди оештыручылар.
«Живой город» фондының рәсми сайтына урнаштырылган анкетага җаваплар 2 июньгә кадәр кабул ителә.
Спектакль эскизы «Город АРТ-подготовка» театр лабораториясе кысаларында 12-13 июньдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз