news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучылары Саратов өлкәсендә Бөтенроссия туристлык слетында призер булды

Слетта «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йортының 12 укытучысы катнашты.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казан укытучылары Бөтенроссия туристлык слетында ппризлы урыннар яулады. Чарада Россиянең 29 төбәгеннән 350 укытучы катнашты. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Татарстан данын Казанның Яңа Савин районында урнашкан «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йортында эшләүче 12 педагог тәкъдим итте», диелгән хәбәрдә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан укытучылары «Дистанция – җәяүле юлы – шәхси» дип аталган турда икенче, шулай ук команда зачетында шул ук юнәлештә икенче урынны алды.

Алар команда зачетында «Сайлап алып ориентлашу» төре буенча өченче урынны яуладылар һәм «Төнге ориентлашу» өчен бронза медаль алдылар. Казан укытучыларына шулай ук «Туристлык күнекмәләре» юнәлеше буенча көнкүрешне иң яхшы оештырган өчен грамота тапшырдылар.

  • Педагогларның XXVI Бөтенроссия туристлык слеты Саратов өлкәсендә «Хвалынь» тау чаңгысы курорты территориясендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100