Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан укытучылары Пензада татар теле дәресләре бирә
Ике төбәк арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Казан укытучылары Пенза өлкәсендә ачык дәресләр үткәрә. Бу дәресләр күптән түгел өлкәдә узган Татар мәгарифе көннәре кысаларында, ике төбәк арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешү нигезендә оештырыла, дип хәбәр итә җирле penzainform.ru сайты.
“Ачык дәресләр директорлар, мөгаллимнәр, укучыларга мәктәпләрдә туган телнең укытылу дәрәҗәсен күрергә, бәяләргә мөмкинлек бирә”, - дип искәртә өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов.
Мондый очрашулар Татарстан кунакларына да файдалы булыр дип өметләнелә. “Төбәкләрдә яшәүче татарлар халык традицияләрен саклап яшәүләрен күрәбез”, - дип фикерләре белән уртаклашкан бу уңайдан КФУ доценты Мәдинә Мәхмүтова.
Бүгенге көндә Пенза өлкәсенең биш дистәдән артык торак пунктында 100 меңнән күбрәк татар гомер кичерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз