Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан укучысы ясаган кылый күзлелекне дәвалау өчен җайланма серияле җитештерүгә әзерләнә
«КФУ ИТ-лицееның» унберенче сыйныф укучысы Глеб Смородинов кылый күзле пациентлар өчен бинокуляр күрү сәләтен үстерүне автоматлаштыра торган уникаль тренажер ясаган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Глебның сеңлесе тумыштан әлеге диагноз белән көрәшә. Традицион методика нигезендә күнегүләрне тулысынча караңгыда ясарга кирәк. Моннан тыш, янәшәдә һәрвакыт ассистент булу кирәк. Дәвалану процессын җиңеләйтү өчен, укучы күнекмәләрне мөстәкыйль рәвештә ясарга мөмкинлек бирә торган аппарат уйлап тапкан.
Яшь уйлап табучы Робототехника буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, IEYI2024 халыкара күргәзмәсе призеры һәм Уйлап табучылар бөтенроссия җәмгыяте премиясе лауреаты булган.
Аппаратны Казанда җитештерә башлаячаклар. Аны сайтта һәм маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак.
Табиблар мәгълүматларына караганда, Казанның Республика клиник балалар хастаханәсенә ел саен «кылый күзлелек» диагнозы белән 200гә якын бала мөрәҗәгать итә. Яңа тренажер аларны дәвалауны күпкә җиңеләйтергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз