news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы Яңа ел бүләге итеп Түбән Кама ГЭСына экскурсия сораган

Казан укучысы Яңа ел бүләге итеп Түбән Кама ГЭСына экскурсия сораган
Фото: "Шәһри Чаллы"

Казаннан 12 яшьлек Демидның хыялы чынга ашты. Ул Кыш бабайга Түбән Кама ГЭСын күрергә теләвен сорап язган булган. Бүген аны һәм әнисе Натальяны ГЭС җитәкчелеге кунакка чакырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Иң беренче итеп Демид музейда булды. Биредә ниләр генә юк! ГЭС корылмалары макеты, водолаз киеме, хәтта мамонт мөгезе һәм сөякләре дә бар. Аларны 1975 елда котлован казыганда табып алганнар. Демид бик кызыксынып тыңлады. Укулардан тыш, ул бина макетлары ясау, ЛЕГОдан йортлар төзү белән мавыга икән. «Архитектор булырга хыялланам», - ди. Шуңа күрә дә Кыш бабайдан файдалы бүләк сорарга булган.

«ГЭС турында фильм күрсәттеләр һәм минем судан ни рәвешле электр ясалганын үз күзләрем белән күрәсем килде», - ди Демид.

«Күп балалар уенчык, тәм-том турында хыяллана. Ә без материаль әйберләргә кызыкмыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме - эмоцияләр. Мин балама кечкенәдән үк шундый тәрбия бирәм. Бүген үзем дә күп нәрсәләр турында белдем. Хәзер без Түбән Кама ГЭСында булдык, дип сөйли алабыз», - ди Наталья Лисовская.

Эмоцияләр, чыннан да, җитәрлек. Демидны Түбән Кама ГЭСын күзәтүче белгечләр бүлмәсенә дә алып керделәр. Гидроагрегатлар ремонтлау бүлеген күрсәттеләр һәм иң мөһиме: ул агрегатларның ничек эшләгәнен күрде. Аңа хәтта берсен кабызып җибәрергә рөхсәт иттеләр.

«Кем белә, бәлки, үскәч безгә эшкә килерсең», – диде ГЭС җитәкчелеге һәм Демидка ЛЕГО бүләк итте.

«Яңа ел алдыннан Демидның шундый хыялы булуын белгәч, теләп тормышка ашырырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, Түбән Кама ГЭСы - уникаль объект. Татарстанда ул бердәнбер. Безгә экскурсияләргә мәктәпләрдән, төрле учреждениеләрдән дә еш киләләр. Чаллыдан гына түгел, якын тирә шәһәрләрдән дә», - ди «Татэнерго» АҖ Түбән Кама ГЭСы филиалы директоры Илдус Муллагалиев.

Искәртик, бүген, 22 декабрьдә энергетиклар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100