news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы химиядән Халыкара Менделеев олимпиадасында җиңде

Казанның 131 нче лицее укучысы Александра Ромашова химиядән 58 нче Халыкара Менделеев олимпиадасы җиңүчесе булган. Бүләкләү тантанасы Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Олимпиадада дөньяның 26 иленнән 151 укучы катнашкан.

2022 һәм 2023 елларда химия буенча Менделеев олимпиадасында алтын медальгә шулай ук Казанның 131 нче лицее укучысы Никита Перов лаек булган иде.

Менделеев олимпиадасы – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының һәм талантларны үстерү өлкәсендә Мельниченко фондының флагман халыкара проекты. Быел ул 21-26 апрельдә Россия-Кытай университеты базасында узган.

Россия җыелма командасы ун медаль яулаган: биш алтын һәм биш көмеш. Барлыгы 15 алтын, 30 көмеш, 45 бронза медаль уйнатылган. Бөекбритания, Япония һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре олимпиадага үз күзәтүчеләрен җибәргән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100