news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы Төньяк полюска экспедициягә бара

Казан укучысы Төньяк полюска экспедициягә бара
Фото: https://t.me/obrazovanie_kzn/3797

Казанның 182нче лицеенда укучы Дарья Леонова Росатомның Арктика экспедициясе составында Төньяк полюска барачак. Бу хакта шәһәр Мәгариф идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Белем бозваткычы-2024» 10 көнлек экспедициясендә катнашу «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесенең «Киләчәкне төзе» чакыруында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Сәяхәт 13-22 августта узачак. Катнашучылар өчен бай белем бирү программасы әзерләнгән, ул дүрт көн дәвам итәчәк. Аннары атомоход Төньяк полюска барып җитәргә тиеш.

«Булачак сәфәр алдан ук кызыктырып тора. Төньякта күп кенә яңа әйберләр белән танышу, җәен ак аюларны күрү мөмкинлеге күңелне җилкендерә, әмма ирешелгәннәрдә генә туктап калмаска кирәк», - дип белдерде җиңүче.

Экспедициядә катнашу мөмкинлегеннән тыш, Дарья Леонова 200 мең сум күләмендә премия дә алды. Әлеге акчаны ул белем алу, проектны үстерү яки башка максатларга юнәлтә алачак.

Искәртеп узабыз, 2024 елның мартында Татарстан геологы Төньяк полюска сәфәр откан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot