news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы «ТЭФИ-KIDS» премиясе лауреаты булды

Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS» телевидение премиясе лауреатларын игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында Казанның Мәскәү районындагы 122 нче гимназия укучысы Ислам Хәбибуллин да бар иде. Ул балалар өчен программаларның иң яхшы тапшыру алып баручысы булды.

Премиягә төрле номинацияләрдә илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 215 проект тапшырылган, шуларның 201ен катнашуга керткәннәр. Исламның көндәшләре арасында федераль телеканаллар хезмәткәрләре бар иде.

Премия җиңүчеләрен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Черкесова, «Союзмультфильм» киностудиясенең иҗади продюсеры Татьяна Киселева, алып баручылар Александр Олешко, Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм Вадим Такменев, дирижер, СССРның халык артисты Юрий Башмет, җырчы Дмитрий Маликов һәм башкалар сайлап алды.

Лауреатларны бүләкләүне Et cetera театрында оештырдылар, ә җиңүчеләрнең исемнәрен телевидение алып баручысы Марина Кравец әйтте.

Казанда Ислам татар балалар телеканалларының берсендә программа алып бара. Ул шулай ук шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе проектларында актив катнаша, аларның видеороликларында төшә.

Балалар, яшүсмерләр, гаилә киносы һәм телевидение өлкәсендә «ТЭФИ-KIDS» Россия милли телевидение премиясе 2019 елда гамәлгә куелды. Конкурсның максаты — балалар эчтәлеге белән эшләүче профессионалларның аеруча мөһим теләкләрен хуплау, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Мәгариф идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100