news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы Россия җыелмасы составында математика буенча Халыкара олимпиадада катнашты

Россия мәктәп укучылары командасы Бухарестта (Румыния) 23-28 февраль көннәрендә уза торган Romanian Master of Mathematics математика буенча 17 нче Халыкара олимпиадада катнашты. Алар арасында Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Максим Большаков та бар иде. Конкурс сынаулары РФ җыелма командасы өчен дистанцион форматта «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгында оештырылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия җыелма командасын 239 нчы (Санкт-Петербург) Президент физик-математика лицееның өстәмә белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе Кирилл Сухов җитәкли , аның урынбасары - Мәскәү шәһәре «Педагогик осталык үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе методисты Андрей Кушнир, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot